- 09.04.2013
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Әтнә районының бер авылында яшәүче 39 яшьлек ир, үзенең 13 яшьлек кызын көчләгән. Узган елның 12нче маенда әлеге зат, өй янында керпе күрсәтәм дип, кыз баланы мунчага алдап керткән һәм аның кулларын бәйләп, мәкерле эшен тормышка ашырган. Бу хәл турында бала табибка баргач билгеле булган. Ир үз гаебен таныган. Хәзер исә, дәлилләр җыю өчен, өстәмә тикшерүләр уздырыла.
Комментарии