Югалган биюче

4 ноябрьдә өеннән чыгып китеп югалган 21 яшьлек Анна Юдинаны тапканнар. 28 мартта, Дәрвишләр бистәсендәге канализация юлларын чистартканда, билгесез хатын-кыз мәете табылган. Экспертиза аның кемлеген ачыклаган һәм бу узган ел ук югалган Анна булып чыккан.

«Легенда» төнге клубында биюче булып эшләүче бу кыз иртәнге 5ләр тирәсендә өенә кайтырга чыккан һәм таксига утырып Гадел Кутуй урамында урнашкан йорт янына килеп туктаган. Шуннан соң аны күрүче булмаган. Хәзер тикшерү эшләре бара.

Комментарии