Тагын бер хәрби мәрхүм

Сахалин өлкәсенең Кунашир утравында 71435нче хәрби бүлектә инженер-сапер ротасында хезмәт иткән Башкортстанның Бишбүләк районы Набережная авылыннан Айрат Мортазин сәер рәвештә мәрхүм булган. Анда ул бер офицерның үзенә каныгуын әйткән булган. Башкортстан хәрби комиссариаты егетнең муенында кызыл эз булуын әйтеп, үз-үзенә кул салу фаразын алга сөрә. Ә әти-әнисе табутны ачкач, улларының маңгаенда һәм колак артында күгәргән урыннар булуын күргән. Алар грим белән яхшылап буяп куелган. Мәрхүмнең әти-әнисенә хәрби бүлектә мәгълүмат бирмәгәннәр, хәтта җинаять эшен кем тикшерүен дә ачыклый алмаганнар.

Узган елда да Сахалин өлкәсендә бер Башкортстан егете мәрхүм булган иде. Тикшерүчеләр аны үз-үзенә кул салган, аяк киеме бавына асылынып үлгән дип хәбәр итте.

Комментарии