Пистолет ясаган

Минзәләдә яшәүче 55 яшьлек Анатолий Буранов өендә үзлегеннән пистолет-пулемет конструкциясе буенча утлы корал ясаган. Бу коралын ул яшереп өендә саклаган. Әмма полиция хезмәткәрләре аның йортын тикшерә һәм яшереп куелган пистолетны табып ала. «Алтын куллы» ирне 3 ел да 1 айга ирегеннән мәхрүм иткәннәр һәм 100 мең сум штраф салганнар.

Комментарии