- 10.06.2013
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
«Kazan arena» стадионы тирәсендә шау-шу гел булды. Аны вакытында төзеп бетерергә өлгермиләр, дип бер ду купсалар, төзүчеләргә түләнмәгән акча буенча низаглар әле дә тынмый. Ничек кенә булмасын, бу стадионны 14нче июньдә ачарга планлаштыралар. Ул Мәскәүдәге Лужники мәйданыннан соң Русиядәге иң олы футбол стадионы булачак. Биредә Универсиада ачылышы һәм ябылышы узачак. 2018 елда булачак Дөнья футбол чемпионаты ареналары исемлегенә шушы стадион да кертелгән. Бу спорт объекты инде 2010 елның маеннан бирле төзелә. Төзелешкә барысы 15 млрд сум сарыф ителгән.
Комментарии