- 10.07.2012
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Мәскәү – Яр Чаллы поезды Казан шәһәрендә туктап торган арада, пассажирларның берсе балаларына туңдырма һәм су алу өчен кибеткә чыгып керә. Кире кайту юлында, тамбурда, проводникларның берсе бу иргә ачулана башлый. Имеш, аның гаиләсенең поезддагы тәртибе бик үк килешле түгел. Ирләр талаша башлый һәм пассажир үз кулындагы туңдырманы ялгыш кына төшереп җибәрә. Проводник Трофимов туңдырмага басып аягы таеп китә һәм ул тамбурдан җиргә егылып төшә. Нәтиҗәдә, аның аягы сына. Проводник судка барып, иминият акчасын алуга ирешкән һәм 106 мең сумлы булган. Шулай ук иминиятчеләр 2013 елның октябренә кадәр аңа ай саен 5,5 мең сум акча түләргә тиеш булачак.
Комментарии