- 10.09.2013
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Казан аэропорты Европа өлкәләрендәге иң яхшы аэропортлар арасына, хәтта ки, беренче өчлеккә керергә җыена икән. Шушы Наполеон хыяллары турында аэровокзал җитәкчелеге хәбәр итте. Сүз уңаеннан, бу рейтингта елына 5 миллионнан артык пассажирга хезмәт күрсәтмәүче аэропортлар катнаша. Казан аэропорты генераль директоры Алексей Старостин әлеге максатны тормышка ашыру өчен пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртырга һәм халыкара рейсларның санын арттырып, очу географиясен киңәйтергә кирәклеген әйтте. Ә без, үз чиратыбызда, аларга бу хыялларны тормышка ашыруда уңышлар телибез һәм иң беренче чиратта пассажирларга хезмәт күрсәтүне чынлап булдырырга тәкъдим итәбез.
Комментарии