Бәйрәмова эзәрлекләнә

Җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага яңадан җинаять эше ачылу турындагы хәбәр, дөрес булып чыкты. Тикшерү комитетындагы сорау алулардан соң, кичә аның иреген чикләү турында мәхкәмә узды. Ике сәгатькә сузылган мәхкәмә утырышында прокурорның Фәүзия Бәйрәмованы өй сагына алу турындагы таләбен казый кабул итми. Фәүзия ханым әйтүенчә, ул казыйның мондый карарыннан канәгать. «Шулай да тикшерү эшләре алга таба да дәвам итәргә мөмкин, мин анысына да әзер булырга тиеш», диде ул «Азатлык»ка.

Комментарии