Казаннан чит илгә

Тиздән Казаннан Һельсинкига туры очышлар башланачак. Казан халыкара һава аланы хәбәренә караганда, бу очышларны Finnair һава юллары ширкәте оештырачак. «Казан» һава аланы мөдире Алексей Старостин якын арада Казаннан шулай ук Прага һәм Барселонага очышлар башлау турында сөйләшүләр бара, дип тә белдерде. Испаниянең Vueling һава ширкәте инде Казан белән Барселона арасындагы очышларны 4нче июньнән башлавын хәбәр итте.

Комментарии