Коррупциягә баттык

Русия президенты Дмитрий Медведев полиция генерал-лейтенанты Әсгать Сәфәровны Татарстан эчке эшләр идарәсе башлыгы вазифасыннан азат итү турындагы фәрманга кул куйды. Сәфәров бу вазифадан китәргә теләк белдереп гариза язуы турында 5 апрельдә белдергән иде. Тик ул отставкага киткәнче, район башлыклары арасындагы коррупция турында сөйләгән. Сәфәров әйтүенчә, бу тарафта әйләнүче акчаларны йөзләгән миллионнар белән исәпләргә мөмкин. Иң беренче чиратта, бу Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге һәм бюджет акчаларын үзләштерүдә яхшы күренә, – дип белдерә Регнум мәгълүмат агентлыгы. Әйтик, бер район башлыгы төзүчелек, торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге 6 оешманы 21 яшьлек улы исеменә яздырган һәм даими рәвештә дәүләт заказларын эшләүне шушы оешмаларга тапшырган. Соңгы ике ел эчендә генә дә шул рәвешле 60 миллион сум акчалы заказ эшләнгән. Шуңа охшаш мисаллар республиканың башка районнарында да күзәтелә.

Комментарии