- 11.05.2012
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Индонезия башкаласы Джакартада реклама, күрсәтү максатындагы очыш ясаган «Superjet-100» Русия очкычы тиешле урынга әйләнеп кайтмаган. Очыш ярты сәгать кенә дәвам итәргә тиеш булган, әмма 20 минуттан аның белән элемтә өзелгән.
Очкычта барлыгы 50 кеше, шул исәптән очучылар, техник хезмәткәрләр, җитештерүче ширкәт вәкилләре – барлыгы сигез Русия ватандашы һәм ике итальян, бер француз, бер американ һәм Индонезиянең 39 ватандашы булган.
Начар һава шартлары очкычны эзләү эшләренә комачауласа да 10 май иртәсендә һәлакәткә очраган очкычның калдыклары Ява утравының көнбатышында Салак тавы битендә табыла. Русия премьер-министры Дмитрий Медведев күрсәтмәсе нигезендә һәлакәт сәбәпләрен тикшерү өчен комиссия төзелгән. Индонезиягә очкычны төзүче һәм сатучы ширкәтнең вәкилләре китте.
Әлеге Sukhoi Superjet-100 очкычы үзен Азиянең алты илендә – Казахстан, Пакстан, Мьянма, Индонезия, Лаос һәм Вьетнамда күрсәтергә тиеш булган. Аның беренче очышы 2008 елның 19 маенда үткән иде.
Комментарии