- 11.10.2011
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов Уфада хәйрия концерты бирде. Акчасы тулысынча Иглин районы Урман авылында мәдәният йорты төзетүгә күчерелә. Ул Иглин районы төбәгеннән Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтайга депутат булып сайланган иде.
Быел июнь аенда Иглин районының Урман авылындагы гаскәри бүлекнең хәрби кораллар келәтләрендә булган көчле шартлаулар нәтиҗәсендә андагы байтак йортлар җимерелде, хастаханә һәм мәктәп яраксыз хәлгә килде.
Комментарии