Әкрен эшлиләр

Казанның Идел буе районы прокуратурасы Вахитов һәм Идел буе районнары хакимиятен гражданнарның мөрәҗәгатьләрен ничек канәгатьләндерүләрен тикшергән. Тикшерү барышында гаризаларның озак каралуы ачыкланган. Прокуратура карары нигезендә, муниципалитет башлыгы Андрей Лобов, гаеплеләрне табып, аларны дисциплинар җаваплылыкка тартырга тиеш.

Комментарии