- 11.12.2012
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
22 декабрьдә ТР Милли музеенда иң беренче «Музей базары» узачак. Биредә Яңа ел бәйрәме бүләкләре сатылыр дип көтелә.
Кунаклар күңелле мәдәни чараларны карап куаначак: биредә төрле мастер-класслар, бәйгеләр оештырылачак, Казан шәһәренең фольклор төркемнәре чыгыш ясаячак. Әлбәттә, Кыш бабай да киләчәк һәм аның капчыгында кунаклар өчен бүләкләр дә бар.
Комментарии