- 11.12.2013
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Татарстан Югары суды, республика прокуратурасы тәкъдимен кире кагып, наркотиклар белән тотылган полиция хезмәткәрләрен иректә калдырырга уйлаган. Исегезгә төшерәбез: Наркотикларның законсыз әйләнеше буенча республика һәм Казан идарәсе начальнигы, Казан полициясе начальнигы һәм җинаять эшләре буенча өлкән оперативникны ноябрь ахырында кулга алдылар. Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, алар кешегә наркотик ташлаган. Ләкин аларны икенче көнне үк Совет районы суды бинасыннан чыгарып та җибәргәннәр. Тикшерүчеләрнең аларны тоткарларга кушуына да каршы чыкканнар, янәсе дәлилләр җитәрлек түгел, ди.
Комментарии