Бала кызганыч

Чаллыдагы 5нче мәктәпкә 8 яшьлек Василиса Галицина белән хушлашуга ике меңгә якын кеше килде.

Василиса 2 февральдә бию түгәрәгенә киткәч өенә кайтмады. Аны эзләүдә коткаручылар белән бергә шәһәр халкы да катнашты.
Галицинаның төрле кисәкләргә туралган мәете 6 февральдә Чаллыдан 73 чакрым ераклыкта Зәй районында юл кырыенда табылды.

Тикшерүчеләр 30 яшьлек Фәррух Ташбаевка балигъ булмаган Галицинаны үтерүдә гаепләү белдерде. Хәзер ул ике айга сак астына алынган.

Комментарии