- 12.02.2013
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Мәскәү Кызыл мәйданында үзен яндырып үтерергә теләгән ир Чабаксарда әфган сугышы ветераннарына тернәкләндерү үзәге төзү проблемасына хакимиятләрнең игътибарын җәлеп итәргә теләгән. Бу хакта «Интерфакс»ка Мәскәү хокук саклау оешмасыннан чыганак хәбәр иткән. Әлеге чыганак сүзләренчә, җомга көнне Чабаксарның «Хәрби хезмәттәшлек ветераннары» җәмгыяте җитәкчесе үзенә ут төрткәч полиция сүндергән. Аның бите һәм куллары пешкән. Хастаханәгә салынган.
Комментарии