Таптылар чарасын

Русия ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләрне рәттән туктатып, аек-исерек булуга тикшерә башлады. Казан шәһәрендә мондый тикшерүләр инде бу җомгада ук башланачак. Әлеге махсус чаралар вакытында машиналар барысы да сәбәпсез туктатылып тикшерелә. ЮХИДИ хезмәткәре кемнеңдер аек булуында шикләнсә, ул шунда ук табиблар тарафыннан да тикшерелә. Мондый тикшерүләр кайбер Европа илләрендә бар инде һәм, әйтик, Финляндиядә, ул бик нәтиҗәле эшләп килә.

Комментарии