- 12.03.2013
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Соңгы елларда Русиядә яшәүче балалар арасында үз-үзенә кул салучылар яки салырга теләүчеләр саны 35-37 процентка арткан. 2009 елда гына 1379 үсмер егет һәм 369 кыз (15-19 яшьлек) үз-үзенә кул салса, 2010 елда суицид очраклары 1,2 тапкырга күбрәк булган. Хәзер Русиядә 100 мең яшүсмергә 19-20 суицид очрагы туры килә һәм бу бөтендөнья күрсәткечләреннән 3 тапкырга күбрәк.
Комментарии