- 12.05.2015
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Танылган скульптор Даши Намдаков ясаган канатлы барс формасындагы 11 метрлы «Саклаучы» сынын Лондон шәһәренең Гайд-паркында урнаштырганнар. Әлеге сын 2012нче елда Болгар шәһәрендә куелырга тиеш иде. Әмма ул Татарстанда шактый тавыш-гауга тудырды, шуңа да аны Болгарда урнаштырмаска булдылар. Сын Лондон паркында ел азагына кадәр торачак, аннан соң яңадан Татарстанга әйләнеп кайтуы да ихтимал.
Комментарии