- 13.03.2012
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Казан хокук яклау үзәге һәм «Агора» төбәкара хокук яклау оешмасы матбугат чаралары аша Русия президенты Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать итте. Алар Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровны эштән алуны таләп итә. Казандагы «Дальний» полиция бүлекчәсенә ябылган 52 яшьлек Сергей Назаровның үлеме әлеге мөрәҗәгатьне язуга этәргеч булган. Бу биредәге башбаштаклыкның беренче очрагы гына түгел. Әлеге бүлекчәдә полиция хезмәткәрләре тарафыннан кимсетелгән Алия Садыйкова хакында «Полиция кызларны нигә кыйный?» (25 гыйнвар, 2012 ел) мәкаләсендә без язган идек. Казан хокук яклау үзәге матбугат хезмәткәре Булат Мөхәммәтҗанов Сергей Назаров белән булган очрактан соң Русия президентына рәсми хат юлланачагын да әйтте. Сергей Назаровның полиция тарафыннан көчләнүе, булган фаҗигале үлеме турында тулырак язманы газетабызның киләсе санында укый алачаксыз.
Министрның гаебе нидә? ,
Комментарии