Татарстан мөселманнарының V чираттан тыш корылтаенда алдагы 4 елга республика мөселманнарының рухи лидеры итеп Илдус хәзрәт Фәизов сайланды

Ул -моңарчы ТР мөфтие вазифаларын башкарган, мөфтинең беренче урынбасары иде. Сайлау ачык тавыш бирү юлы белән узды. Фәизов кандидатурасын яклап 504 кеше тавыш бирде. Корылтайдан тулырак репортажны сайтыбызга бүген кич эләбез. Безнең хәбәрчебез анда акредитациясез генә эшләде. “Безнең гәҗит” исемлектә юк иде…

Комментарии