Машинаң акмы, сарымы?

1нче гыйнврдан такси кузовының төсенә бәйле таләп үз көченә керде. Хәзер такси машиналары яки сары, яки ак кына була ала. Бары тик шушы таләпне үтәгәннәргә генә такси булып эшләү хокукы биреләчәк. Бу хокукны 8нче декабрьдә үк бирә башлаганнар иде инде. Бүгенгә исә, Татарстанда 10 меңләп таксист шундый хокукка ия булды, дип хәбәр итә ТР Транспорт министрлыгы.

Комментарии