Авыл үсеше өчен

Казанда агропромпарк ачылды. Биредә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һәм кулланучы кооперативлары үз товарларын үзе сата алачак. Казанның башка базарларына караганда, биредә аренда түләве дә ике тапкыр азрак.

Агропромпарк – ул кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлдерелгән,8,5 гектармәйданлы технологик комплекс. Аның төп бинасы 54 мең квадрат метрны били. Сату нокталары өчен 13,8 мең квадрат метр каралган булса, аннан тыш ветеринар лаборатория, кафе, 38 номеры булган кунакханә, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү өчен урыннар да билгеләнгән. Бу агорпромпаркны төзү федераль һәм республика бюджетына 2,4 млрд сумга төшкән.

Комментарии