- 14.08.2012
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Юл фаҗигаләре арту аркасында, Дәүләт автоинспекциясе машина йөртү таныклыгы алу имтиханын катлауландыру турында яңа кагыйдәләр кабул иткән. ЮХИДИдән алынган мәгълүматлар буенча, 2010 елда машина йөртү таныклыгын – 2,2 млн кеше, ә 2011 елда 2,1 млн кеше алган. 2011 елда машина йөртү хокукын күптән түгел генә алучылар аркасында килеп чыккан юл фаҗигаләре саны 11%ка арткан һәм 27 мең очрак тәшкил иткән. Яңа кагыйдәләр буенча, теоретик имтихан вакыты кыскара һәм һәр хата өчен өстәмә 54 сорауга җавап бирергә туры киләчәк. Шул ук вакытта ике генә хата җибәрергә ярый. Практик имтихан вакытында мәҗбүри элементлар саны 4 булачак. Элек 5 элементтан 3есен генә ясарга да ярый иде.
Инспекторлар һәм автомәктәпләр арасында коррупцияне бетерү максатыннан, мәктәпләр имтиханда катнашмаячак. Бу кагыйдәләр 2013 елның 1 февралендә гамәлгә керәчәк.
Комментарии