Яшен суккан

Яшен сугу нәтиҗәсендә, Түбән Кама районы, Кызыл яр авылында 100 квадрат метрлы торак йорт тулысынча янып беткән. Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән. Йорт хуҗасы бу вакытта эштә булган.

Бу йортта 51 яшьлек хатын берьялгызы яшәгән. Гомер буе туплаган малны ул бер мизгелдә югалткан. Йорттан стеналары гына утырып калган. Хәзер күрше-күлән, гаилә дуслары бу хатынга булдыра алганча ярдәм итәргә тырыша.

Комментарии