Депутатларны армиягә?

Депутат һәм әлеге вазифага кандидатлар да армиягә алына башларга мөмкин. Аларны хәрби хезмәттән кичектерү хокукыннан мәхрүм итмәкчеләр. Оборона комитеты әгъзасы Игорь Зотов әзерләгән канун проектында: «Хәрби бурычны үтәгән вакытта Русия дәүләтчелеген аңлау буенча нигез салына, ә бу депутатлар өчен мөһим сорауларны хәл иткән вакытта кирәк», – диелә. Проект авторы шулай ук кими барган армиягә чакырылучыларның шул рәвешле санын арттырып булачагына да ышана. Хәзерге вакытта Дәүләт Думасы, җирле дума, муниципаль җирлек депутатлары һәм кандидатлары армиягә барудан кичектерелә.

Комментарии