Армия тәртипсез

Русиянең баш хәрби прокуроры Сергей Фридинский, Русия гаскәрләрендә офицерларның хәрбиләргә кул күтәрүе арткан, дип белдерде. 2010 елда офицерларның кул күтәрүе барлык тәртипсезлекләрнең өчтән бер өлеше булган. Узган ел аларның яртысын офицерлар, күпчелектә яшь офицерлар башкарган, диде прокурор. Фридинский мондый хәлләр хәрбиләр белән эшләргә өйрәтелмәгәнгә чыга, диде.

Солдат аналары комитетының җаваплы сәркатибе Валентина Мельникова «Азатлык» радиосына, моның өчен җаваплылык хәрби бүлек башлыклары өстендә, дип белдерде.

Комментарии