- 15.03.2011
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Илнең ике АЭСында да водород шартлады, радиоактив калдыклар саклау урыннарында янгын. Суыту җайланмаларына зыян салынган, алар суыта алмаган очракта, реакторларның шартлау куркынычы бар. “Фукусима-1” АЭСында хәлләр аеруча мөшкел. Бу коточкыч фаҗига дигән сүз. Авариягә куелган балл күрсәткече Чернобыль авариясеннән азга гына калыша… Японнар Хиросима фаҗигасен онытмый. Ә реакторларның шартлавы аннан да куәтлерәк булырга мөмкин. Инде бүген үк радиациянең әйләнә тирәлеккә таралуы нормаларны берничә тапкырга узган. “Фукусима-1” тирәлегеннән халыкны эвакуациялиләр.
Бүген иртән (Мәскәү вакыты белән) Токиода җир тагын селкенде.
Иң куркыныч очракта да Русиянең Ерак көнчыгышында яшәүчеләр өчен куркырлык сәбәп юк дип ышандыра Русия түрәләре. Әмма моңа ышанасы килми.
Дөньяда АЭСлар төзелешенә фикерләр үзгәрә. Татарстанда АЭС коруны туктату өчен көрәшүчеләр ничек хаклы булган?!
Кыскача менә шулар, ә тулырак мәгълүматлар интернет чыганакларда.
Комментарии