Дуслар үтереше

Бөгелмәдә кичен Тухачевский урамындагы бер фатирда мәет турында хәбәр килә. Санаулы мизгелләрдә әлеге адрес буенча килеп җиткән сакчыллык бүлеге экипажына подъезддан ерагаеп барган 24 яшьләрдәге егет шикле тоелып тоткарлана. Күрсәтелгән фатирда әйберләрнең асты өскә килүен күрәләр, ванна бүлмәсендә 28 яшьлек егетнең җасәде табыла. Хуҗа белән кунак, гадәттәгечә, «салып» алганнан соң тавыш чыгарып, барысы да күңелсез тәмамланган. «Кадерле кунак» хуҗаны аямаган: аны башта душ шлангы белән буып, муенына пычак та китереп кадаган. Егетләр күршеләр булып, бик дус та булганнар, ди. Хәмер акылдан яздыра шул…

Комментарии