- 15.07.2014
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
15нче июльдә иртән Мәскәүнең «Славян бульвары» һәм «Җиңү паркы» метро станцияләре арасында метропоездның өч вагоны өлешчә рельстан чыккан. Фаҗиганең сәбәбе – рельстагы басым уйнавы аркасында янгын сигнализациясе эшләп китүе һәм электр поездының кисәк туктап калуы. Беренче вагонның ишекләре автоматик рәвештә бикләнгән, анда калган кешеләрне МЧС хезмәткәрләре генә чыгара алган. Газетаны типографиягә тапшырган вакытка фаҗигадә 20 кешенең һәлак булганлыгы, 50ләп кешенең авыр тән җәрәхәтләре белән больницага озатылганлыгы билгеле иде. Шәһәр мэры Сергей Собянин 16нчы июльне Мәскәүдә матәм көне дип игълан итте.
Килеп чыккан бәхетсезлек Татарстан җитәкчелеген дә битараф калдырмаган. «Метроэлектротранс»ның генераль директоры Әсфән Галәвов белдергәнчә, Казан метросын да тикшерәчәкләр.
Комментарии