Тагын Сабан туе

3нче августта Балтач районы Бөрбаш авылында алтынчы тапкыр республикакүләм балалар Сабан туе узачак. Бәйрәмне Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Балтач районы мөхтәсибәте оештыра. Быелгы Сабан туенда балалар өчен 17 төрле уен оештырылачак. 1997нче елдан соңрак туучылар 4 үлчәүдә көрәштә катнаша ала. Батыр калганнарга бүләккә – тизйөрешле велосипедлар, ә абсолют батырга скутер әзерләнгән.

Комментарии