Яныйлар

Быелның 2нче гыйнварында Бөгелмә үзәк больницасына янгында зыян күргән 5 һәм 8 яшьлек ике кыз китерелгән, ә берникадәр вакыттан соң алар вафат булган иде. Больница җитәкчелеге ашыгыч ярдәм станциясе фельдшеры Булат Мәрдәновка, кызлар китергәндә үк үле иде, дип кул куярга куша. Китергәндә балаларның исән икәнлеген күргән фельдшер моны эшләүдән баш тарта. Үлем факты буенча табиб-анестезиолог Батырбый Балтаевка карата җинаять эше кузгатыла. Бу хәлләрдән соң Булат Мәрдәновны больницаның баш табибы үзенең кабинетына чакырып, аңа авызын йомарга киңәш иткән, юкса мөнәсәбәтләрнең катлауланачагы хакында искәрткән. Әлеге басымга түзә алмый, Мәрдәнов үзен яклауларын сорап, Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән.

Комментарии