Депутат акчасы

Русия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатларның узган ел эшләп алган керемнәре игълан ителде. Иң бай депутатлар Айрат Хәйруллин һәм Ирек Богуславский икән. Хәйруллин былтыр 207, ә Богуславский – 389 млн. сум эшләгән. Фатыйх Сибагатуллинның 2012нче елгы кереме 34 млн, Ришат Абубакировның – 28, Ринат Хайровның – 19 млн сум. Әлфия Когогина 7 млн акча эшләгән. Ә аның ире – «КамАЗ» ширкәте генераль директоры Сергей Когогинның узган елгы хезмәт хакы 51 млн сум булган.

Депутатлар арасында иң ярлылар – Марсел Галимәрданов (2,7 млн. сум), Илдар Гыйлметдинов, Тимур Акулов, Марат Бариев – 2шәр млн сум керем алган.

Комментарии