- 16.10.2012
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Шәле-Баулы юлы төзелеше вакытында 20 млрд сум акча тотылган. Шуларның 3 млрд сумы республика бюджетыннан бүленеп бирелсә, 17 млрды – шәхси инвесторныкы. Юл төзелеп беткәнче 100 млрд сум акча тотылыр дип планлаштырыла. Бу хакта ТР Министрлар кабинетында булган брифинг вакытында республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Эдуард Данилов хәбәр итте.
Ул Шәле-Баулы юлының Европа-Көнбатыш Кытай халыкара коридоры булдыру проекты кысаларында төзелүен дә искә төшерде.
Комментарии