- 16.10.2012
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Буа үзәк район больницасында эшләүче табиб-педиатр югалу факты буенча җинаять эше ачылган. Галина Әфләтүнова 7 сентябрьдә Буадан Казанга туганнарына кунакка килгән. 11 сентябрьдә хатын Г.Кутуй урамында яшәүче улының фатирыннан чыгып киткән һәм шуннан соң кире кайтмаган. Карап торышка, аңа 50-55 яшьләр чамасы, буе –175 см, коңгырт чәчле, маңгаенда һәм кулбашында җөй эзләре бар. Аның үзе белән сумкасы, кәрәзле телефоны һәм алтын бизәнү әйберләре булган. Әгәр кемдер аны танып белсә һәм күргән булса, полициягә хәбәр итсен иде.
Комментарии