Рәхимсез җил

14нче октябрьдә Казанда булган көчле җил вакытында берничә урында агач ауган. Беренче агачның авыр ботаклары Hyundai Sonata машинасы өстенә төшкән. Баксаң, машина хуҗасы үзе үк берничә тапкыр шушы агачны кисүләрен сорап «Горводзеленхоз»га мөрәҗәгать иткән булган икән. Әмирхан проспектында да бик зур тупыл берьюлы өч машинаны сыткан. Skoda һәм LADA Kalina янында торган 14ле машинасына бигрәк тә зур «уңыш» елмайган, аның түбәсе дә, капоты да бөгәрләнеп беткән. Зыян килгән машиналарның берсендә дә кешеләр булмаган. Шулай ук аларның бары тик дәүләт иминият таныклыгы гына булу сәбәпле, машина өчен зыянны суд аркылы кайтарасылары була.

Комментарии