- 16.11.2011
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Башкортстанда үз-үзенә кул салучы балалар арткан. Әле октябрь аенда гына да төрле районнарда, шул исәптән Уфа шәһәрендә дә алты бала мордар киткән иде. Һәм менә янә чираттагы фаҗига: Учалы районында бер үсмер үз-үзенә кул салды. 15 яшьлек кыз 9 ноябрь кичендә асылынып үлде.
Башкортстан психологлары әйтүенчә, бөтен ил буенча соңгы елларда балаларның мордар китүе артуы күзәтелә. Бу җәһәттән Башкортстан да искәрмә түгел. Балаларның үз-үзенә кул салуына күп очракта гаиләдә ата-ана белән кискен мөнәсәбәтләр, бер-берсен аңламаулар, шулай ук бәхетсез, җавапсыз мәхәббәт, мәктәптә начар билгеләр алганнан соң курку сәбәпче, дип раслый балалар психологлары.
Татарстанның Бөгелмә районында да 16 яшьлек үсмерне элмәктә килеш табалар. Үсмер әйбәт гаиләдән, эретеп ябыштыручыга укыган. Беренче фаразларга караганда, ул яраткан кызының әнисе белән Мәскәүгә күчеп китүен күтәрә алмаган. Ноябрьдә бистәгә кунакка кайткач, кыз егет белән элемтәсен өзгән булган.
Комментарии