- 16.12.2014
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
14нче декабрьгә каршы төндә башкаладагы Казансу елгасында урнашкан храм-һәйкәлнең ак колонналарын кызыл буяу белән пычратканнар. Әлеге һәйкәл 1552нче елда Казанны алуда һәлак булганнар хөрмәтенә салынган. Ак колонналарга урыс телендә «Ни өчен балаларыбызны чукындырдың», «Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады», «1552» дип язылган. Бу мәсьәлә буенча «Иман» ислам мәдәнияте үзәге һәм Казан епархиясе вәкилләре, диннәр арасында каршылык тудырырга тырышучыларга бирешмәскә кирәк, дигән игълан белән чыктылар.
Комментарии