Аракы гаепле

Кайбыч районы, Надеждино авылында 45 яшьлек ир-атка пычак кадаганнар. Кадаучы – зыян күргән адәмнең әтисе, 75 яшьлек карт. Казаннан кунакка кайткан улы белән әти кеше исерткеч эчемлек кулланып, кәефләнеп утырганнар. Салып алгач, ата белән ул арасында тавыш чыга һәм ата кулына пычак ала. Зыян күргән ир больницага озатылган.

Комментарии