Бозылган иттән аш

Түбән Каманың сөйләмнәрендә тайпылыш булган балалар өчен махсус төркемле 78нче балалар бакчасында сабыйларга саклану вакыты чыккан тавык итеннән аш пешергәннәр. Икенче ризыкка бәрәңге янына шул ит кыздырып бирелгән. Тикшерү барышында суыткычта тагын шундый бозылган ит саклануы ачыкланган. СанПиН кагыйдәләрен бозган өчен, бакча мөдире административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.

Комментарии