- 17.02.2015
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Алабугада гомер итүче 33 яшьлек ир-ат өеннән ерак түгел генә булган хатын-кызлар монастырена барып кайтырга уйлаган. Ул анда тамак ялгарга баргалый торган булган. Тик бу юлы баруында монастырь ишегендә йозак булган. Ир-ат аптырап калмаган, йозакны ватып, эчкә үткән. Ул азык-төлек, шулай ук чүкеч, перфоратор, циркуляр пычкы ише эш коралларын да урлаган. Ерак китәргә өлгермәгән, ирне тоткарлаганнар. Аның моңарчы да хөкем ителгәне булган.
Комментарии