Журналист үлгән

Луганск өлкәсе больницасында ВГТРК каналының махсус хәбәрчесе Игорь Корнелюк вафат булды. Ул Украинаның Метталист бистәсе тирәсендә булган миномет атышларына эләгеп, авыр тән җәрәхәтләре алган. Табиблар кулларыннан килгән ярдәмне күрсәтсә дә, журналистның гомерен саклап кала алмаган – ул операция ясап стационарга күчергәч, 35 минуттан соң үлгән. Игорь Корнелюкка 37 яшь иде. Аның 7 яшьлек кызы ятим калды.

Комментарии