«Рамазан такси»

Мөселманнар быел уразага 18нче июньдә керә. Казанның «Ярдәм» мәчете изге Рамазан аенда «Рамазан такси хезмәте» дип аталган акция игълан итә. «Рамазан такси» картлар, өлкәннәр һәм инвалидларны кич авыз ачканнан соң һәм тәравих намазларыннан соң өйләренә илтеп куячак. Такси хезмәтендә машинасы булган теләсә кем катнаша ала. Рамазан аенда бу эшкә катнашырга инде уннан артык кеше теләк белдергән. Мондый акция Казанда беренче тапкыр уздырыла.

Комментарии