- 17.08.2011
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Бөгелмә үзәк мәчете каршында «Рамазан ае – Коръән ае» исеме астында ир-атлар арасында III Коръән бәйгесе үтте. Конкурста Татарстанның Бөгелмә, Ютазы, Лениногорск, Әлмәт, Зәй районнарыннан гына 50ләп конкурсант катнашты.
Иң яшь конкурсантка нибары 4 кенә яшь булса, иң олысына 81 иде. Шундый яшь үзенчәлекләренә карамастан, мөхтәсибәт тарафыннан 6 номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде. Катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Комментарии