- 17.09.2013
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Казанда соңгы вакытта машина урлау очраклары ешайган. Бу җинаятьләрне башкару урыны, күпчелек очракта, сәүдә-күңел ачу үзәкләре һәм эре сәүдә йортлары янындагы машина кую урыннары икән.
Соңгы 8 ай эчендә Республикада 2268 машина урлау очрагы теркәлгән. Шуларның зур өлеше эре шәһәрләргә туры килә. Казанда – 1296, Чаллыда – 415, Түбән Камада 99 машина урлау очрагы рәсми билгеле. Бу караклыкларны аерым кешеләр дә, махсус җинаятьчел төркемнәр дә башкара. Әйтик, Казанда «барсеточниклар» дип йөртелүче берничә җинаятьчел төркем барлыгы ачыкланган. Машиналарны видеокамера күрә торган ураннарда калдырсагыз, тимер ат эчендә игътибарны җәлеп итүче бернинди артык әйберләр булмаса, бикләргә онытмасагыз да, бар да яхшы булыр.
Комментарии