- 18.01.2012
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Президент каршындагы кеше хокуклары вәкилләре, хакимият һәм оппозиция арасындагы сөйләшүләрдә арадашчы буларак, Русиядәге кеше хокуклары өчен җаваплы Владимир Лукин кандидатын яклап чыкты. Шулай ук Русиянең элекке финанс министры Алексей Кудрин да хакимият белән оппозиция арасында арадашчы булырга теләгән иде.
Хакимият һәм оппозиция арасындагы диалогның мөһимлеге турында декабрьдә узган сайлаудан соңгы каршылык чаралары нәтиҗәсендә сөйли башладылар.
Комментарии