Котыру чире бар

Татарстанның берничә авылында котыру чире сәбәпле карантин игълан иттеләр. Алар арасында Тәтеш районыннан Федоровка, Алабугадан – Хлыстово, Лаеш районыннан Усадтагы бер урам бар. Хәзерге вакытта Татарстанда бу куркыныч чирне йоктыруның 15 очрагы теркәлгән. Карантин игълан ителгән урыннарда йорт хайваннарын сату, аларны шул зонадан чыгару тыелган. Шулай ук авыру терлекне сую, сөтен эчү, итен, тиресен куллану да тыела.

Комментарии