Бәрәңге тәмле

Язын бәрәңге кыйммәтләнәчәк, дигән сүзләр рас килмәде. Яңа ел бәйрәмнәренә Татарстанда бәрәңгенең иң арзан дигәне дә 45 сум тора иде. Хәзер исә аны 30 сумга юнәтү авыр түгел. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдергәнчә, республикабызга бу төр продуктны Алтай, Пермь крайларыннан китерәләр. Икенче икмәкнең инде яңа уңышы белән дә сыйланабыз. Азия, Африка илләреннән кайтартылган бәрәңге базар тулы. Бәрәңге запасы артып китү сәбәпле, Россиядә аңа бәя төште.

Комментарии