Математиканы белмибез?

Татарстанда математикадан Бердәм дәүләт имтиханын 20598 кеше тапшырган. Иң азы 24 балл җыярга кирәк булган. Бу баллны да җыя алмаучылар 4,3%ны тәшкил итә. 836 кеше 80 баллдан югарырак нәтиҗәләргә ирешкән. Шуларның 15е математиканы 100 баллык белсә, тагын 19ы – 98 балл җыйган. Татарстан буенча уртача балл – 56,1, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Комментарии